Сугышлы мәктәбенең "Урман әкияте" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар экология һәм энергияне саклау нигезләре турында белде

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Лениногорск районы Сугышлы мәктәбендә "Урман әкияте" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар экология һәм энергияне саклау нигезләре турында белде. "Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп!" темасына сыйныф сәгатен берләшмә җитәкчесе, биология һәм химия укытучысы Фәния Әхмәтова үткәрде.

Фәния Әхмәтова укучыларга энергияне саклау буенча дәүләт чаралары, энергия ресурслары чыгымнарын киметү мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, энергияне сак тоту технологияләрен кертү күп кенә экологик проблемаларны – климат үзгәрү, атмосфераны пычрату һәм казылма байлыкларны бетерү-хәл итүдә мөһим адымнарның берсе булып тора.

Сыйныф сәгатеннән соң мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар агымдагы елның декабрь аена эш планы турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International