Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы җыелышы булып узды. Чарада Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Җыелышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм РФ Дәүләт учреждениеләре һәм Җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы арасында 2020-2022 елларга тармак килешүе проектын карау булды.
Чарада катнашучылар хезмәт һәм ял режимы, хезмәтне саклау, хезмәткәрләргә өстәмә һөнәри белем бирү, социаль гарантияләр һәм Министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә компенсация турында тармак килешүе проектының төп нигезләмәләре турында фикер алышты.
Утырыш нәтиҗәләре буенча тармак килешүе проектын эшләп бетерү кирәклеге турында карар кабул ителде. Мәсьәлә буенча киләсе фикер алышу декабрь уртасына планлаштырылган.