Бүген Казанда Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультетының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда республика министрлыклары, ведомстволары, оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты. Шулай ук факультет укытучыларын, хезмәткәрләрен һәм студентларын ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов та котлады.
Илгизәр Зарипов сәламләү сүзендә, КДАУның агрономия факультеты Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өчен генә түгел, ә Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен дә кадрлар әзерләү урыны булып тора, дип билгеләп үтте. "Биредә авыл хуҗалыгы тармагында зур практик тәҗрибәгә ия югары квалификацияле белгечләр эшли, – диде ул. – Бу юнәлештә безнең иң яхшы белгечләребез хезмәт куя". – Шуның аркасында бүген факультет, студентларны укыту буенча заманча белем бирү программаларын һәм технологияләрен гамәлгә кертеп, интенсив рәвештә үсүен дәвам итә".
"Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм! Нык сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә дә уңышлар телим! Әлеге дата яңа казанышларга илтүче юлда санау ноктасы булсын", – дип өстәде Илгизәр Зарипов.