Бүген Казанда Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Татарстан Республикасы иҗтимагый яшьләр оешмалары һәм берләшмәләренең III советы узды. Чараны "Социаль белем бирү академиясе" АКО оештырды.
Утырыш эшендә ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, министрлыклар, ведомстволар, республика оешмалары, учреждениеләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Илгизәр Зарипов сәламләү сүзендә коррупциягә каршы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә яшьләрнең мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. "Коррупция темасы бүген дөньяда иң актуаль темаларның берсе. Аның дәрәҗәсен киметү өчен коррупциягә каршы көрәшкә яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәк", – дип ассызыклады министрның беренче урынбасары.
Шулай ук Илгизәр Зарипов чарада катнашучыларның сорауларына җавап бирде, аерым алганда, урман хуҗалыгында коррупциягә каршы көрәш чаралары, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру йомгаклары һәм башкалар турында сөйләде.
Совет барышында коррупциягә каршы тору өлкәсендә иҗтимагый яшьләр контролен оештыру перспективалары турында фикер алыштылар һәм коррупциягә каршы көрәшнең хокукый һәм оештыру формалары, аны кисәтүнең нәтиҗәле ысуллары буенча тәкъдимнәр формалаштырылды. Әлеге тәкъдимнәр ТР дәүләт хакимияте органнарына җибәреләчәк.