"Тәтеш урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Тәтеш урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Инвалидлар декадасына кушылды. Аның кысаларында белгечләр урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация үткәрде, гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү тәртибе, ауган агач әзерләү кагыйдәләре турында җентекләп сөйләделәр.
Консультациядән соң анда катнашучыларга бүләкләр – азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы Татарстан Республикасында агымдагы елның 1-10 декабрендә уза. Чара кысаларында муниципаль районнарда хәйрия акцияләре, фестивальләр, концертлар, күргәзмәләр һ.б. уздырыла.