"Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре Зеленодольск муниципаль районының 3 нче гимназиясендә 8 нче сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.
Очрашу барышында филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова һәм инженер-урман патологы Инсаф Таҗиев укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, учреждение эшчәнлеге, урман патологиясен мониторинглау һәм урманнарны яңадан торгызу мониторингы максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Шулай ук балалар урман корткычларының энтомологик коллекциясе белән дә танышты.
Дәрес ахырында белгечләр укучыларны Татарстан Республикасының Урманнарны яклау үзәгенә, шулай ук урман хуҗалыгы өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә катнашырга чакырды.