Минзәлә урманчылыгында урманнарны саклау буенча эш йомгаклары һәм "Чыршы" операциясенә әзерлек барышы турында фикер алыштылар

2019 елның 6 декабре, җомга

ТР "Минзәлә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесендә 2019 елның 11 аенда урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне җитәкче-урманчы Илнар Әхмәтгалиев үткәрде. Чарада участок урманчылары, урманны саклау һәм яклау буенча инженерлар, урман осталары һ.б. катнашты.

Төп доклад белән урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Марсель Хәннанов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру күрсәткечләрен атады һәм урмандагы хокук бозулар турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү кагыйдәләренә аерым игътибар бирде.

Шул ук вакытта киңәшмә кысаларында "Чыршы" оператив-профилактик чарасына әзерлек мәсьәләләре дә каралды, ул быел 20-31 декабрьдә узачак. "22 мобиль төркем формалаштырылды, аларга 6 кишәрлек урманчылыгы территориясен, ә атап әйткәндә – ылыслы агачлар күп булган участокларны патрульләргә кирәк булачак. Шулай ук халык арасында аңлату эшләре турында да онытмаска кирәк", – дип ассызыклады Илнар Әхмәтгалиев.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International