Министрлык командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында баскетбол ярышларында катнашты

2019 елның 7 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча ярышлар узды. Ярышлар Казанда "Төзүче" спорт комплексы базасында узды.

Ярышларда Нияз Имамиев, Тимур Галиев, Рамил Гыйльманшин, Алмаз Фәйзрахманов, Илвир Габдрахманов һәм Риназ Мөхәммәтҗанов составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Министрлык белгечләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы командаларына каршы уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International