Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Сарсак-Омга лицеенда "Экологик-биологик юнәлештә укучыларның һөнәри күнекмәләрен формалаштыруда инновацияләр" темасына семинар узды. Чарада "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов, урман мастеры Виолетта Красноперова, "Кичкетаң" ДТКТ башлыгы Руслан Мәннапов, "Әгерҗе муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ, "Талантлар салават күпере" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары катнашты.
Семинар барышында экологик-биологик юнәлештәге өстәмә белем бирү программаларын эшләүдә заманча алымнар, мондый программаларның максатлары һәм бурычлары, экологик берләшмәләр һәм мәктәп урманчылыклары үсеше перспективалары тикшерелде.
Шуның белән бергә чара кысаларында "Росток" экологик хәрәкәте, "Яшел ярминкә" мәктәп урманчылыгы, шулай ук "Дармарка" хәйрия акциясе оештырылды.