Министрлыкта Шәһәр Яны, Яшел Үзән һәм Кайбыч урманчылыклары урман фонды территориясендә урман корылышы эшләрен башкару мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген министрлыкта Шәһәр Яны, Яшел Үзән һәм Кайбыч урманчылыклары урман фонды территориясендә урман корылышы эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча беренче урман корылышы киңәшмәсе булып узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлык, "Геоземстрой" ҖЧҖ белгечләре, җитәкче-урманчылар, аларның урынбасарлары, кишәрлек урманчылыклары катнашты.

Киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов билгеләп үткәнчә, 2019-2020 елларда Шәһәр яны, Яшел Үзән һәм Кайбыч урманчылыкларында урманнарны тәртипкә китер эшләре башкарылачак. "Территориянең гомуми мәйданы 81 мең гектардан артык. Сатулашу нәтиҗәләре буенча "Геоземстрой" ҖЧҖ эшләрне башкаручы булачак, – диде ул.

Төп доклад белән "Геоземстрой" ҖЧҖнең урман корылышы экспедициясе җитәкчесе Евгения Филимонова чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында урманчылыкларның урман фонды территориясендә урман корылышы эшләре комплексын үтәү мәсьәләләре, урманнарны таксацияләүнең геодезия һәм техник нигезләре материалларына таләпләр, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу чараларын проектлауның төп принциплары һ.б. турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International