Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров гражданнарны кабул итте. Очрашу кысаларында фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен урман фонды кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләре күтәрелде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37а йорт. Кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин: 8 (843) 221-37-01, 8 (843) 221-37-02.