Шәһәр яны өйрәнү-сынау һәм Идел буе урман хуҗалыклары хезмәткәрләре урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерде

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

"Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Столбище кишәрлеге урманчылыгының 39, 63, 116, 117 кварталларында һәм Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлеге урманчылыгындагы 37 нче квартал территориясендә рөхсәтсез урнаштырылган 5 чүплекне бетерде. Алар көче белән барлыгы 25 куб.м. артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылды.

ТР "Идел буе урманчылыгы" ДКУ белгечләре Югары Ослан муниципаль районының Киров бистәсе янында, Идел буе урманчылыгының Зөя кишәрлеге урманчылыгының 107 кварталы территориясендә санкцияләнмәгән чүплек булуын ачыклады. Урман фондыннан 10 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылды.

"Без көн саен рейдлар үткәрәбез һәм рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын ачыклап, ул урыннарны тәртипкә китерәбез, – дип сөйләде "Идел буе урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Исмәгыйлев. – Быел Амкодор универсаль машинасы ярдәмендә әлеге эш яхшырак бара башлады, ул республика бюджеты хисабына сатып алынды".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International