Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе Урман кодексында билгеләнгән урман декларацияләрен һәм хисапларны кабул итү эше башланды.
Исегезгә төшерәбез, РФ Урман кодексының 26 статьясы нигезендә, урман кишәрлекләре арендага яки даими (вакытын чикләмичә) файдалануга тапшырылган затларга урман декларациясен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына тапшырырга кирәк. Урман декларациясе урманнарны үзләштерү проекты нигезендә урманнардан файдалану турында гариза булып тора. Документ урманнардан файдалану чоры башланганчы, ел саен кимендә 10 көн кала алдан тапшырыла. Урман декларациясенең гамәлдә булу вакыты – урманнардан файдалану чоры башлангач иң күбе 12 ай.
Урман декларациясенең формасы, шулай ук аны тутыру һәм тапшыру тәртибе, форматка карата таләпләр РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 16.01.2015 ел, №17 боерыгы белән расланган.
Моннан тыш, РФ Урман кодексының 49, 60, 60.11 һәм 66 статьялары нигезендә, гражданнар, шул исәптән урманнардан файдалануны гамәлгә ашыручы шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына түбәндәге хисап төрләре тапшырыла:
– урманнардан файдалану турында хисап (алынган урман ресурсларының күләме, аларның товар структурасы турында мәгълүмат, башка мәгълүмат),
– урманнарны янгыннардан саклау турында хисап,
– урманнарны саклау турында хисап,
– урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү турында хисап.
Урманнардан файдалану турындагы хисап гражданнар, шул исәптән урманнардан файдалануны гамәлгә ашыручы шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан хисап аеннан соң килгән айның унынчы көненнән соңга калмыйча ай саен тапшырыла (агач әзерләү максатларында урманнардан файдаланганда, шулай ук урман утыртмаларын кисүгә сәбәп булган башка максатлар өчен урманнардан файдаланганда). Урманнардан файдаланганда урман утыртмалары киселмәсә, хисап ел саен, хисап елыннан соң килгән елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
Урманнардан файдалану турында хисап формасы һәм аны тапшыру тәртибе, шулай ук урманнардан файдалану турында хисап форматына электрон рәвештәге таләпләр РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2017 елның 21 августындагы 451 номерлы боерыгы белән билгеләнгән.
Урманнарны янгыннардан саклау турында хисап РФ Урман кодексы нигезендә урманнардан файдаланучы, шулай ук урманнарны саклау буенча чараларны гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан хисап чорыннан соң килгән айның унынчы көненнән соңга калмыйча квартал саен тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында урманнарны саклау буенча чаралар күздә тотылмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
Урманнарны яклау турында хисап РФ Урман кодексы нигезендә урманнардан файдалануны гамәлгә ашыручы, шулай ук урманнарны яклау буенча чараларны гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан хисап чорыннан соң килгән айның унынчы көненнән соңга калмыйча квартал саен тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында урманнарны яклау буенча чаралар күздә тотылмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
Урманнарны янгыннардан саклау турында хисап һәм урманнарны яклау турында хисап формалары, шулай ук аларны тапшыру тәртибе РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 09.03.2017 ел, № 78 боерыгы белән билгеләнгән.
Урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү турында хисапурманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү эше белән шөгыльләнүче гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан хисап чорыннан соң килгән айның унынчы көненнән соңга калмыйча квартал саен тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү буенча чаралар күздә тотылмаган очракта, ел дәвамында, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
Урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү турында хисап формасы, аны тапшыру тәртибе РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 21.08.2017 ел, № 452 боерыгы белән билгеләнгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хисапларның һәм урман декларациясенең формалары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында да урнаштырылган: http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/uvazhaemie-lesopolzovateli-arendatori-lesnih.htm. Өстәмә мәгълүматны әлеге телефон аша алырга мөмкин: 8 (843) 221-37-26.