ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булды

2019 елның 13 декабре, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Аны департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев алып барды.

Чарада округның урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Рамил Шәйхетдинов һәм урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алсу Мостафина катнашты.

Киңәшмә барышында Сергей Ковалев чарада катнашучыларга урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр һәм "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.

Штаб утырышыннан соң киңәшмә булды, анда шәһәр урманнары территориясендә урманчылыклар оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International