"Минем Россиям" балаларның россиякүләм рәсем конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны "Петербург мирасы һәм перспектива" РОФ оештыра.
Конкурсның темасы – "Экология". Катнашу өчен туган як табигатен, аның экологик проблемаларын яисә аларны бетерүдә казанышларны сурәтләргә кирәк.
Конкурс өч яшь категориясе буенча үткәрелә: 7-10 яшь, 11-14 яшь һәм 15-17 яшь. Эшләр jpeg форматында яисә башка график форматта конкурс сайты аша 2020 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча алырга мөмкин: https://my-russia.org.