Ел башыннан бирле республика урман тармагындагы 90 артык белгеч квалификация күтәрү курсларын узган

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында тармак белгечләренең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелә. 2019 ел башыннан бирле 96 кеше – Министрлык, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре курсларда катнашкан.

Укулар "Урман хуҗалыгында җитәкче хезмәткәрләрнең һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү россиякүләм институты" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт учреждениесе (урманнарны яңадан торгызу, дәүләт урман реестрын алып бару, 2015 елның 30 декабрендәге 455-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру программалары), "Казан (Идел буе) федераль университеты" югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ (урманнарга дәүләт идарәсе, урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү мәсьәләләре, урман кисү һәм таксацияләү, урман янгыннарын сүндерү буенча эшләрне норматив, техник һәм хокукый тәэмин итү мәсьәләләре) базасында оештырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International