"Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә "Бозда күңелле стартлар" дигән ярышлар узды. Чара кысаларында студентлар тимераякта шуу техникасын һәм командада эшләү күнекмәләрен күрсәтеп, берничә төрле биремнәрне үтәде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 2 нче һәм 4 нче курс командалары алды. Икенче урында – 3 курс, өченчедә – 1 курс җыелма командасы.
"Һава торышы да сынатмады, һәркемнең кәефе дә бәйрәмчә булды", – дип тәэсирләре белән уртаклашты 1нче курс студенты Алсу Гарифуллина.