“Яшел патруль” мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар таныклыклар алды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстанның Бөгелмә урманчылыгы Ютазы кишәрлеге урманчылыгы базасында Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы әгъзаларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Анда участок урманчысы Айдар Нигъмәтуллин һәм ТР "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ баш бухгалтеры Лилия Садыйкова катнашты.

16 кеше таныклык алды. Шулай ук 2019 елдагы билгеләре белән "яшел зачетка"лар да таратылды. Ел дәвамында укучылар "Яшә, чыршы", "Урман утырту көне", "Урманны янгыннан сакла", "Урман атнасы", "Татарстанның чиста урманнары", "Макулатура тапшыр – агачны коткар", "Кышын кошларны ашатыгыз" һ.б. акцияләрдә актив катнашты.

"Мин күптән түгел "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы составына кердем, – дип сөйләде 9нчы сыйныф укучысы Луиза Нигъмәтуллина. – Миңа аларның безнең урманнарны саклауга юнәлтелгән эшчәнлеге һәрвакыт ошый иде, чараларда катнаша башладым һәм берләшмәгә керергә булдым".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International