Минзәлә урманчылыгы хезмәткәрләре 2 нче урта мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен "Чыршыны саклыйк" дигән экологик бәйрәм үткәрде

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен "Чыршыны саклыйк" дигән экологик бәйрәм үткәрде.

Аның кысаларында урманнарны торгызу буенча инженер Венера Фастеева һәм урманнан файдалану инженеры Аделия Вәлиуллина укучыларга Татарстанның урман хуҗалыгы, урманның кеше тормышындагы әһәмияте һәм аңа сак карашның мөһимлеге турында сөйләделәр. Шулай ук белгечләр балаларга чыршыны уенчыклар белән бизәргә булышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International