Татарстанда "ЭКОлидер" республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан 2019 елның 2 сентябреннән 15 ноябренә кадәр үткәрелгән иде.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексы базасында узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һ.б. катнашты.
Конкурста җиңүчеләр оешмалар, шәхси эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, җәмәгать берләшмәләре, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында билгеләнде. Конкурс йомгаклары буенча "Агро - һәм урман сәнәгате" номинациясендә "Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенә 2 нче урын бирелде.