ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ белгечләре Бөгелмә шәһәренең 32нче "Непоседа" катнаш төрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарыннан киенеп, урманчылык хезмәткәрләре балаларга бүләкләр һәм булачак бәйрәмнең төп символы – тере чыршы тапшырды.
"Бу безнең күркәм традиция, без аны ел саен хуплыйбыз, – дип билгеләп үтте "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең урманнарны саклау һәм яклау инженеры Ольга Волкова. – Яңа ел – барлык өлкәннәр һәм, әлбәттә, балалар өчен иң көтеп алынган бәйрәм. Аларның шатлыкларын һәм бәхетле елмаюларын күрү бик күңелле".