"Шәһәр балалар экология-биология үзәге" МБУ Казан шәһәре белем бирү оешмаларының кече һәм урта сыйныф укучылары арасында "Ел кошы – урман күгәрчене" дигән экологик уен үткәрде. Эксперт жюрие составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Шәһәр балалар экология-биология үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе, шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлегенең башкарма консультанты Андрей Атаманов бар иде.
Уен кысаларында укучылар берничә бирем үтәде һәм үзләренең 2019 ел дәвамында кошларны саклау, сыерчык оялары, җимлекләр ясау, рәсем күргәзмәләрендә катнашу һ.б. эшләре турында сөйләде.
Уен нәтиҗәләре буенча Гран-прига 141 нче гимназия командасы лаек булды. Беренче урынны – 86 нчы мәктәп, икенче урынны – 15 нче мәктәп һәм 125 нче гимназия, өченче урынны – 27 нче гимназия, 153 нче мәктәп, 144 нче мәктәп һәм 121 нче лицей командалары алды.