ТР "Нурлат урманчылыгы" ДКУ белгечләре Нурлат районы Мамык урта мәктәбенең "Яшь урманчы" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен "Урман гүзәлен саклыйк" дигән экологик дәрес үткәрде.
Дәрес барышында Вишнево-Полянка кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы вазыйфаларын башкаручы Альфред Хәсәнҗанов һәм урман остасы Елена Архипова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклауның һәм арттыруның мөһимлеге, шулай ук "Чыршы" оператив-профилактик чарасы кысаларында дәүләт урман инспекторлары тарафыннан үткәрелә торган эшләр турында сөйләде.
Дәрес ахырында ылыслы яшь агачларның сакланышын тәэмин итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, мәктәп укучылары агарту чаралары оештырырга, агитация листовкаларын таратырга тәкъдим итте.