Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм узды.
Бәйрәм программасы Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасы һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ тарафыннан әзерләнгән иде. Министрлык хезмәткәрләре һәм аларның балалары Бима һәм Бом клоуннарын, шулай ук Кыш Бабай, Кар кызы, Кикимора, Убырлы, Кар бабай һәм башка әкият персонажларын күрә алды.
Моннан тыш, бәйрәмдә катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров котлады. Ул балалар белән аралашты, барысына да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар теләде. "2020 ел һәркемгә шатлык һәм илһам, яңа очрашулар һәм искиткеч истәлекләр бүләк итсен", – дип өстәде Равил Кузюров.
"Миңа бәйрәм ошады, бигрәк тә "оча торган кар" һәм чыршы янында әйлән-бәйлән итүе күңелле булды. Бик кызыклы булды", – дип тәэсирләре белән уртаклашты Риана Тимергалиева.