Азнакай урман хуҗалыгы белгечләре Азнакай муниципаль районы Сәпәй авылында мөмкинлекләре чикләнгән һәм өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашты

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Яңа ел алдыннан "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре Азнакай муниципаль районының Сәпәй авылында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашты. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре аларга Кыш Бабай һәм Кар кызы киемнәреннән киенеп бүләкләр һәм булачак бәйрәмнең төп символы – тере чыршы тапшырды.

Чара Азнакай муниципаль районы Сәпәй авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International