ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ Чирмешән муниципаль районы оешмалары арасында 2020 елга территорияне кар-боз, ут ярдәмендә иң яхшы бизәү буенча район смотр-конкурсында 1 нче урын алды.
Әлеге бәйге районның иҗтимагый оешмалары, предприятиеләре, мәгариф, мәдәният учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында үткәрелде. Эксперт комиссиясе скульптураларның эстетик ягы (композицияләр), композицион чишелеш, төсле боз һәм кар куллану, боз һәм кар корылмаларының ныклыгы, электр-янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һ.б. бәяләде.