Равил Кузюров һәм Ольга Калашникова РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең республика комитеты һәм Министрлык арасындагы тармак килешүенә кул куйды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Ольга Калашникова РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең республика комитеты һәм Министрлык арасындагы тармак килешүенә кул куйды. Очрашуда шулай ук эшләр белән идарә итүче Эльмира Шагаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, быел Министрлык тарафыннан РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең республика комитеты составына керү турында карар кабул ителгән иде. Очрашуны ачып, министр Равил Кузюров Ольга Калашниковка 2019 елда актив алып барылган уртак эш өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Министрлык һәм Татарстан һөнәри берлек оешмасы арасында 2020-2022 елларга тармак килешүенә кул куелды. Документны Равил Кузюров һәм Ольга Калашникова имзалады. "Безнең нәтиҗәле хезмәттәшлек дәвам итәр дип чын күңелдән ышанам", – дип билгеләп үтте министр.

Әлеге Тармак килешүендә хезмәт һәм ял режимы, хезмәтне саклау, хезмәткәрләрне әзерләү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, дәүләт граждан хезмәткәрләренә социаль гарантияләр һәм компенсацияләр турында нигезләмәләр чагылдырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International