ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендәге 38 нче урта мәктәпнең "Бригантина", 43 нче урта мәктәпнең "Ямьле урман" һәм 10 нчы мәктәпнең "ШкоЛес" мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар белән очрашулар үткәрде. Татарстан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Сафин, урманнарны торгызу буенча инженер Оксана Смирнова һәм урман остасы Лилия Ибраһимова укучыларга Татарстанның урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре, шулай ук "Чыршы" оператив-профилактик чарасының барышы турында сөйләде. Берләшмәдә катнашучы балалар чыршыларны законсыз кисүдән саклауга юнәлдерелгән агитация рәсемнәрен күрсәтте.
Моннан тыш, очрашулар кысасында 2020 елга мәктәп урманчылыкларының эш планы турында да фикер алышты.
"Бүгенге көндә без Алабуга, Менделеевск һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге 10 мәктәп урманчылыгына кураторлык итәбез, – дип сөйләде "Алабуга урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев. – Киләсе елның беренче кварталында тагын 2 берләшмә төзергә планлаштырабыз".