Әгерҗе урманчылыгының урман остасы "Урманны сакла" темасына дәрес үткәрде

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Әгерҗе урманчылыгының Красный бор кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Артур Сөләйманов Әгерҗе районы Красный Бор урта мәктәбе укучылары өчен "Урманны сакла" темасына дәрес үткәрде.

Дәрес барышында Артур Сөләйманов укучыларга урман, аның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре турында сөйләде. Шулай ук урман остасы дәрестә катнашучыларны урман тармагы һөнәрләре, Лубян урман-техника көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында әзерлек юнәлешләре белән таныштырды. "Урманчы – бөтен дөньяда игелекле, мөһим һәм әһәмиятле һөнәрләрнең берсе, – диде, аерым алганда, Артур Сөләйманов. – Киләсе буыннар өчен "яшел байлык"ны саклап калу һәм арттыру өчен без барысын да эшлибез".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International