Базарлы Матак авылында Балалар иҗаты йорты базасында Әлки муниципаль районы башлыгының Чыршы бәйрәме узган. Бәйрәмдә 200дән артык бала катнашкан.
Катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы Александр Никошин котлаган. Ул балаларга нык сәламәтлек, бәхет һәм укуда, спортта һәм иҗатта уңышлар теләгән.
Бәйрәм кысаларында районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында үткәрелгән төрле конкурсларга йомгак ясалган. "Креатив чыршы-2020" конкурсы йомгаклары буенча 1 нче урын Чуаш Кичүе урта мәктәбенең "Росток" мәктәп урманчылыгына бирелгән. Берләшмәдә тәрбияләнүче балалар "Балалар иҗаты йорты"ның Мактау грамотасы, шулай ук бер кубик метр пиломатериал алуга сертификат белән бүләкләнгән. Сертификатны "Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Людмила Желтухина тапшырган.
"Балалар сыерчык оялары ясау өчен бик тә такта алырга теләде, шуңа күрә без аларның теләкләрен чынга ашырдык, – дип билгеләп үткән Людмила Желтухина. – Шулай ук мин конкурста катнашучыларга дизайнның оригинальлеге, креативлык һәм куркынычсызлык өчен зур булмаган бүләкләр тапшырдым".