Мамадыш урманчылыгы һәм Мамадыш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман хуҗалыгы ветераннары белән очрашты

2019 елның 27 декабре, җомга

Яңа ел алдыннан "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ һәм "Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре урман хуҗалыгы ветераннары белән очрашты. Алар ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм  бүләкләр тапшырды.

Шуларның берсе урманчылар династиясе вәкиле Рафаэль Габдрахманов булды. Ул Мамадыш урман хуҗалыгында 40 елдан артык урман хуҗалыгы инженеры вазыйфасында эшләгән. "Безне онытмаулары бик күңелле. Урманчылык һәм урман хуҗалыгы җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтлемен", – дип билгеләп үтте Рафаэль Габдрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International