Зәй урманчылыгының урманнарны торгызу инженеры Лилия Вәлиева Зәй районы 5 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Урман гүзәлен саклыйк" дигән дәрес үткәрде.
Дәрес барышында Лилия Вәлиева укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, "Зәй урманчылыгы" ДКУ эшчәнлек юнәлешләре, шулай ук "Чыршы" оператив-профилактика чарасы кысаларында дәүләт урман инспекторлары тарафыннан башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Дәрес ахырында ылыслы агачларның сакланышын тәэмин итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.