"Табигать дуслары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Чыршының кайсысы яхшы? Тересеме яки ясалмасымы?" дигән викторинада катнашты

2019 елның 28 декабре, шимбә

Татарстан Республикасының "Түбән Кама урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Түбән Кама районы Красный Ключ урта мәктәбенең "Табигать дуслары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен "Чыршының кайсысы яхшы? Тересеме яки ясалмасымы?" дигән викторина уздырды.

Шартлар нигезендә, укучылар 2 төркемгә бүленде. Аларның һәркайсына нинди чыршы сайларга дигән сорауга җавап эзләргә, аларның кимчелекләрен һәм өстенлекләрен билгеләп үтәргә кирәк иде. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча балалар, әгәр әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәсә, чыршының тересе дә, ясалмасы да яхшы, дигән нәтиҗәгә килде. Укучыларның җавапларына Түбән Кама урманчылыгының җитәкче-урманчысы урынбасары Радмир Галимов бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International