Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар министрга урман законнары бозылу очракларын кисәтү һәм ачыклау, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү, урман фонды территориясендә аншлаглар һәм мәгълүмат такталары урнаштыру буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләделәр.
Докладларны тыңлаганнан соң, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Чыршы", "Агач ташучы машина" оператив-профилактик чараларын, коллегиянең "Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында" дигән темага киңәйтелгән утырышын үткәрүгә, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балаларның урман хуҗалыгы музеена баруларын оештыруга кагылышлы йөкләмәләр бирде.
Киңәшмә ахырында министр хезмәткәрләргә 2019 елда намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Барлык кыенлыкларга да карамастан, гомумән алганда, ел яхшы узды, без куелган барлык бурычларга да ирештек, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – 2020 ел шундый ук киеренке булырга охшаган. "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек, сабакчалы имән үсентеләре үстерү үзәген оештыру һәм башкалар буенча бурычлар бар. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә".