ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы, Солтангали улы Айнур Пуряев вафат булу сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Айнур Солтангали улы искиткеч якты күңелле, игелекле һәм ярдәмчел кеше иде, урман хуҗалыгының чын профессионалы иде. Аның турында якты хәтер мәңгегә йөрәкләрдә калыр.
Айнур Солтангали улы Пуряев (29.01.1975-30.12.2019) Мамадыш райкомземасы каршындагы кадастр бюросының әйдәп баручы белгече, "Казземпроект" МУП инженер-топографы, Җир ресурслары һәм җир реформасы буенча Казан шәһәр комитетының әйдәп баручы белгече, ТР буенча "Җир кадастр палатасы" ФДУ бүлеге башлыгы, "Казан дәүләт аграр университеты" югары белем бирү йортының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы вазыйфаларын башкаручы, "Көнчыгыш-Европа урман-сынау станциясе" ФБУ филиалы директоры урынбасары вазыйфаларында эшләде. "ВНИИЛМ" филиалы – "Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе" ФБУ филиалы директоры вазифаларын Айнур Солтангали улы 2011 елдан бирле башкара иде. Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгының Мактау грамотасы (2005 ел), Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы (2016 ел), "Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" дигән мактаулы исемгә лаек булды (2017 ел).