Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында 2019 елда "Чыршы" оператив-профилактик чарасын уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Беренче нәтиҗәләр турында Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров һәм "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев сөйләде.
"Яңа ел алдыннан ылыслы яшь үсентеләрнең сакланышын тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы территориясендә аларны законсыз кисүдән саклауны көчәйтү өчен кирәкле чараларны башкару максатларында ел саен "Чыршы" ведомствоара оператив-профилактик чарасы үткәрелә. 2019 елда ул 20 декабрьдә башланды һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк", – дип сөйләде Айрат Әхмәров.
"Чыршы" операциясе кысаларында урманчылыклар һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләреннән 37 стационар пост һәм 126 мобиль патруль төркеме булдырылды. "Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында аңлату эшләре дә алып барыла. Операция башланганнан бирле 192 рейд тикшерүе уздырылды, бүгенге көндә Болгар, Буа, Алабуга, Кәләй, Минзәлә, Саба һәм Тәтеш урманчылыклары урман фонды территориясендә 8 урман бозу очрагы ачыкланган, – дип хәбәр итте Айрат Әхмәров. – Бу урман үсентеләрен законсыз кисүнең 6 очрагы һәм ылыслы ботак җыюның 2 очрагы. Гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды. Урман фондына китерелгән гомуми зыян 9,1 мең сум күләмендә бәяләнә".
Ул искәрткәнчә, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга – 3 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, агачларны законсыз кискән зат киселгән агач токымына, аның үсүенә һәм урманнарны саклау категориясенә бәйле булган урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.
Айрат Әхмәров шулай ук быел Министрлык тарафыннан Яңа ел бәйрәмнәре өчен чыршы һәм (яки) башка ылыслы токым агачлары әзерләү өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзү хокукына электрон аукционга 11362 данә күләмендә урман утыртмаларыннан һәм 36,5 мең ылыслы ботакларыннан 31 лот куелуын да әйтте. "Чыршы кирәк булуга карап әзерләнә. Аларны урман хуҗалыкларында яки рәсми базарларда сатып алырга була. 30 декабрьгә 4 меңгә якын чыршы сатылган, – диде ул. – Тулаем алганда, 2019 елда узган ел белән чагыштырганда, аукционга чыгарылган һәм сатылган чыршы күләме 19% кимрәк".
Шуннан соң Министрлык вәкилләре журналистларның, аерым алганда, урман фондына китерелгән зыянны каплау тәртибе, рәсми чыршы базарлары эше һ.б. турындагы сорауларына җавап бирде.