Татарстан Республикасында гомуми белем бирү учреждениеләре базасында мәктәп урманчылыкларын оештыру юнәлеше актив үсә. 2019 нчы елның икенче яртыеллыгында республикада 29 яңа мәктәп урманчылыгы оештырылды. Шулай итеп, хәзерге вакытта 95 берләшмә бар, аларда 1400дән артык кеше исәпләнә. Тәрбияләнүче балаларның уртача яше – 14 яшь. Һәр мәктәп урманчылыгында Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениесеннән мәктәп укучылары өчен теоретик һәм практик дәресләр үткәрә торган җитәкче-педагог һәм куратор бар.
Мәктәп урманчылыкларының эшчәнлеге Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының "Мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасын раслау турында" 2012 елның 16 апрелендәге 145 номерлы боерыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рослесхоз һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән "2018-2027 еллар чорына мәктәп урманчылыкларын үстерү чаралары планы", шулай ук "2019-2020 уку елына Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары үсеше һәм эшчәнлеге планын раслау турында"гы 876-р номерлы күрсәтмә белән регламентлана. Узган ел укучылар төрле табигать саклау акцияләрендә, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашты, урманга сакчыл караш, үзләренең мәктәп яны участокларында урман хуҗалыгы эшләрен башкарды һәм тикшеренү эшчәнлеге алып барды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар эшчәнлеге кышкы чорда да кимеми. Хәзер балалар "Яшә, чыршы", "Кышын кошларны ашатыгыз" һ.б. акцияләрне үткәрә.