"Минем Россиям" балаларның россиякүләм рәсем конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны "Петербург мирасы һәм перспектива" РОФ оештыра.
Конкурсның темасы – "Экология". Катнашу өчен туган як табигатен, аның экологик проблемаларын яисә аларны бетерүдә казанышларны сурәтләргә кирәк.
Конкурс өч яшь категориясе буенча үткәрелә: 7-10 яшь, 11-14 яшь һәм 15-17 яшь. Эшләр jpeg форматында яисә башка график форматта электрон (скан аша чыгартылган) рәвештә конкурс сайты аша 2020 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча алырга мөмкин: https://my-russia.org.