2020 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Урман тармагының яшь белгечләренә финанс ярдәме чаралары турында" 2019 елның 16 декабрендәге 1144 номерлы карары үз көченә керде. Аның нигезендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына караган дәүләт учреждениеләренә эшкә алынган урман секторындагы яшь белгечләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан бер тапкыр акчалата түләү бирү тәртибе билгеләнгән. Шулай итеп, һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем бирү оешмасын тәмамлаганнар 300 мең сум күләмендә акча алачак.
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның 16 декабрендәге 1144 номерлы карары белән танышырга һәм бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне бирү механизмы турында җентекләп белергә мөмкин: http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=496511.