Республиканың урман тармагы белгечләре һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив рәвештә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара. Шулай итеп, бүген ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Шаршады кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Зәкәрия Латыйпов Шаршады башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде.

Очрашу барышында Зәкәрия Латыйпов балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Участок урманчысы шулай ук урман хуҗалыгы һөнәрләренә, Лубян урман-техника көллиятендә, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартларына җентекләп тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International