Татарстан халкы урман законнары бозылу фактлары турында хәбәр итә ала

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасында "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшен дәвам итә. Республикада яшәүче һәркем урман законнары бозылу факты турында 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 номерларына шалтыратып, шулай ук "Халык контроле"  мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала.

2019 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына урман сагының туры линиясе буенча диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты  (8-800-100-94-00) аша 77 мөрәҗәгать керде, шуларның 7се – законсыз агач кисү, 33е – консультация хезмәтләре күрсәтү, 37се – башка төрле хокук бозулар буенча.

Диспетчерлык идарәсенең төбәк пунктындагы стационар номер (8 (843) 221-37-95) буенча 104 мөрәҗәгать алынды, "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмат системасы аша 667 хәбәр керде, шуларның 21е – законсыз агач кисү, 21е – санкцияләнмәгән чүплекләр, 625се башка хокук бозулар буенча.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә Министрлыкның структур бүлекчәләренә тапшырылды һәм гамәлдәге законнар нигезендә карап тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International