Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рослесхоз башлыгы Сергей Аноприенко белән очрашты

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко белән очрашты. Очрашуда шулай ук "Рослесинфорг" ФДБУ директоры Игорь Мураев, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һ.б. катнашты.

Очрашу кысаларында анда катнашучылар урман хуҗалыгын үстерү, урман янгыннары килеп чыгу куркынычын минимальләштерү, шулай ук урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча уртак эш мәсьәләләре турында фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International