Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Урман хуҗалыгы министрлыгының "Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында" дигән темага йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко, "Рослесинфорг" ФДБУ директоры Игорь Мураев, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республикадагы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, урманчылыклар җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аноприенко күргәзмә белән танышты, аның кысаларында Татарстанның яшьләр экологик оешмалары эшчәнлеге турында сөйләнде, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау буенча балалар өчен укыту-методик әсбаплар тәкъдим ителде. Моннан тыш, Рослесхоз башлыгын Татарстанның экологик куркынычсызлык өлкәсен цифрлаштыру, шул исәптән предприятиеләрдә пычраткыч матдәләрне мониторинглауның автоматлаштырылган системаларын гамәлгә кертү һәм республика урман комплексына цифрлы идарә итү тәҗрибәсе белән дә таныштырдылар. Сергей Аноприенко билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә урман хуҗалыгын цифрлаштыруга зур игътибар бирелә һәм Татарстанның бу өлкәдәге эшләре бөтен ил масштабында кирәкле булачак.
Утырышта төп нотыклар белән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады.
Александр Шадриков Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Аерым алганда, ул су ресурсларыннан файдалану кагыйдәләре проектына кертелергә тиешле, планлаштырылган үзгәрешләр, Түбән Камада һава массаларының хәрәкәтен модельләштерү ысулларын булдыру, "Җир асты байлыклары" дигән Бердәм дәүләт аналитик мәгълүмат системасын төзү һ.б. турында сөйләде. "Республиканың "Иделне савыктыру" федераль проектында катнашуы бик күп капитал таләп итә. 2024 елга кадәр төбәк программасы нигезендә 22 чистарту корылмасын төзү һәм реконструкцияләү күздә тотыла. Эшләр ТР Төзелеш министрлыгы белән берлектә торак-коммуналь комплекс канализациясенең 8 чистарту корылмасында алып барыла", – диде Александр Шадриков.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров утырышта катнашучыларны урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул искәрткәнчә, узган ел республикада "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты гамәлгә ашырыла башлады. Проект нигезендә, 2,5 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган. "Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте" дигән максатчан индикатор 66% тәшкил итте (план буенча – 62%), "Урман янгыннарыннан алынган зыян" күрсәткече – 0 сум.
Болар белән берлектә, 2019 нчы елда урман культураларын агротехник карау буенча 17,9 мең гектар мәйданда, аларны өстәмә утырту буенча 5 мең гектарда эшләр башкарылган, 2,4 мең гектарда саклагыч урман утыртмалары утыртылган. 13,6 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 33,2 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән, шул исәптән ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында – 12 млн. данә ябык тамыр системалы кәлшә җиткерелгән.
"Утырту материалының мондый күләме агымдагы елда урман культураларын утырту һәм саклагыч урман утыртмалары булдыру өчен җитәрлек", – дип билгеләп үтте Равил Кузюров.
Урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту максатында узган ел Татарстанда 45 мең гектардан артык мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү һәм 6 мең гектардан артык мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән.
Федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру барышында республика урман фонды җирләрендә 25 мең мәртәбә патруль уздырылган, административ хокук бозулар турында 949 беркетмә төзелгән, административ җаваплылыкка тарту турында 802 карар чыгарылган, гомуми суммасы 1,3 млн. сумлык штраф түләттерелгән. "Без үз алдыбызга бу юнәлештә эшне көчәйтү бурычын куябыз. Быел урманда хокук бозуларны профилактикалауга аерым игътибар бирергә, шулай ук үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының сыйфатын арттырырга кирәк", – дип ассызыклады Равил Кузюров.
Шулай ук 2019 нчы елда урманнарны яңарту һәм үзгәртеп кору, Себер карагаеның һәм Европа чыршысының плюс агачларын ачыклау, республика территориясендә урман утыртмаларын саклау һәм үзләштерүдә сакланырга тиешле төп биотопларны һәм объектларны билгеләү буенча фәнни-тикшеренү эшләре үткәрелгән. Урман комплексын цифрлаштыру буенча да эшләр дәвам итә – Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасы һәм дистанцион зондлаштыру мәгълүматлары нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту буенча сервис эшләнә. "Хәзерге вакытта республиканың урман фондын анализлау буенча эшләр алып барыла, система функцияләрен тулысынча 2020 ел башында куллана башлау планлаштырыла", – диде министр.
Министрлыктагы кадрлар сәясәтенең төп максаты – тармакны югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, барлык дәрәҗәдәге кадрларны әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү, аларны эшкә урнаштыру һәм производствога беркетү, хезмәт, һөнәри үсеш өчен уңайлы шартлар тудыру. Бүгенге көндә урман тармагы хезмәткәрләренең саны 2,5 мең кеше тәшкил итә. 2019 нчы елда "2014-2024 елларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү" программасына яшь белгечләргә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан акча бүлеп бирүне күздә тоткан үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп, Министрлык карамагындагы учреждениеләргә эшкә урнашканда югары һәм урта уку йортларын тәмамлаучылар 300 мең сум һәм 150 мең сум күләмендә ярдәм ала алачак.
"Чыгышым ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Михайлович Аноприенкога, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм Дәүләт Советына, муниципаль район башлыкларына, хокук саклау органнарына, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы структуралар коллективларына, шулай ук урман язмышына битараф булмаган барлык гражданнарга урман комплексын үстерү өчен ярдәм итүләре һәм максатчан эш алып барулары өчен рәхмәт белдерәсем килә", – диде Равил Кузюров.
РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко үз чыгышында "Урманнарны саклау" федераль проектының 2019 нчы елда уңышлы үтәлешенә игътибар итте – төбәккә дәүләт бюджетыннан урманнарны торгызуга, үрчетүгә, урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы белән тәэмин итүгә, урман орлыклары запасын формалаштыруга һәм проектның башка максатларына 121 млн. сумнан артык акча кергән. "Шул ук вакытта Татарстанда тугызынчы ел рәттән урман янгыннарына юл куелмый, – дип ассызыклады ул. – Ләкин көн тәртибендә төп бурычларның берсе булып урманнарны арттыру кала, хәзерге вакытта ул төбәкнең гомуми территориясендә нибары 17,5%ын гына тәшкил итә".
Урманнарны үрчетү мәсьәләләре буенча фикер алышканда Сергей Аноприенко "Урманнарны саклау" федераль проектын гамәлгә ашыруда ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең зур роль башкаруын билгеләп үтте. Комплекс Европада иң эре автоматлаштырылган питомник булып тора, анда ел саен ябык тамыр системалы 12 млн. данә кәлшә үстерелә. Бу Татарстанны гына түгел, Россия Федерациясенең башка субъектларын да утырту материалы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Шулай ук Рослесхоз башлыгы төбәктә урман хуҗалыгының югары дәрәҗәдә алып барылуын ассызыклады – 2018 нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстан тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге буенча субъектлар рейтингында беренче унлыкка кергән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, әйләнә-тирә мохитне саклауның һәм урман комплексын үстерүнең халыкның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясавы турында әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән республикада илкүләм проектлар, шул исәптән "Экология" илкүләм проекты уңышлы гына гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгы белгечләренә автомобиль юллары һәм федераль һәм республика әһәмиятендәге трассалар янындагы саклагыч урман утыртмаларының торышына игътибар итәргә кушты. "Урыны-урыны белән безнең республикага туры килми торган, начар күренешле саклык урман полосалары бар. Юл төзүчеләр белән берлектә программа эшләргә, урманнарны кайда яңартырга, кайда өстәп утыртырга кирәклеген карарга кирәк. Утырту материалы бездә бар", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты урманчыларның, муниципаль берәмлекләр вәкилләренең һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең урман янгыннарын булдырмау буенча җайга салынган эшен билгеләде.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов урман тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру тәкъдимен хуплау турында сорады.
Алга таба Татарстан Республикасында экология буенча һәм урман хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. "Түбән Кама урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Багряж кишәрлеге урманчылыгынң участок урманчысы Александр Сихаев, "Чирмешән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Светлогорск кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Владимир Кудряшов һәм "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Петровка кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Сергей Дятлов "Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" дигән мактаулы исемгәгә лаек булды. Шулай ук белгечләр Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты һ.б. белән дә бүләкләнде.
Утырыш калдыкларның куркынычсыз һәм нәтиҗәле рейклингы буенча шартлар тудыру һәм тупланган экологик зыян объектларын бетерү өлешендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул кую белән тәмамланды. Документка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "РосРАО" ФДУП генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Виктор Коваленко кул куйды.