Кызыл Йолдыз урманчылыгының урманнан файдалану буенча инженеры "Каенкай" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

ТР "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең урманнан файдалану буенча инженеры Рәисә Хәмзина Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә "Каенкай" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде.

Дәрес барышында белгеч укучыларга урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр һәм 2019 елда республика урман комплексының төп казанышлары турында сөйләде.

Рәисә Хәмзина шулай ук урман тармагы һөнәрләренә һәм яшь белгечләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән законнарга кертелгән үзгәрешләр турында да җентекләп сөйләде. Аерым алганда, ул Министрлык карамагындагы учреждениеләргә эшкә урнашканда югары һәм урта уку йортларын тәмамлаучылар 300 мең сум һәм 150 мең сум күләмендә матди ярдәм ала алачак, дип хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International