Биләр мәдәният йорты базасында Алексеевск муниципаль районының Биләр авыл җирлеге гражданнары җыены узды. Җыелышта район башлыгы Сергей Демидов, җирлектәге учреждениеләрнең, оешмаларның һәм предприятиеләрнең җитәкчеләре катнашты.
Гражданнар җыенында Биләр авыл җирлеге башлыгы Галим Хәбибуллин, ТР "Биләр урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин һ.б. чыгыш ясады.
Үз чыгышы барышында Рамил Нуруллин урманчылык эшчәнлеге, урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр, урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек турында сөйләде. Шулай ук кишәрлек урманчысы җыенда катнашучыларга аунак җыю кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде һәм гражданнарның сорауларына җавап бирде.