2020 елда Татарстанда "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында "Экология" илкүләм проекты кысаларында 4,8 мең га мәйданда урман торгызу эшләре башкару планлаштырыла. Мәсәлән, урман культураларын утырту – 2,2 мең га, табигый урман торгызу буенча – 2,5 мең га, катнаш урман торгызу буенча – 9 га һәм урманнарны калынайту буенча 102 га мәйданда эшләр башкарылачак.
Урман культураларын агротехник карау буенча – 16 мең га мәйданда, язгы һәм көзге чорда аларны эстәп утырту 4,5 мең га мәйданда эшләр башкарылачак.
Әлеге эшләрне башкару өчен узган ел республика урман хуҗалыкларында 13,6 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 33,2 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән.
Белешмә өчен. "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимүе белән урманнарны яңадан торгызу балансын 2024 елга 100% дәрәҗәсендә тәэмин итү. Әлеге максатка ирешү өчен 2 максатчан индикатор билгеләнгән: "урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %ларда" һәм "урман янгыннарыннан алынган зыян, млн. сум". 2019 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 66,3% һәм 0 сум тәшкил итте.