Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре "Ак каен" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен лекция үткәрде

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Азнакай муниципаль районының "Азнакай шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ "Ак каен" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен лекция үткәрде. Очрашу кысаларында урман осталары Елена Галимова һәм Венера Зиннурова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайваннарның төрләре турында сөйләде һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте.

Лекциядән соң "Ак каен" мәктәп урманчылыгының 2020 елның 1 нче кварталына эш планы турында фикер алышынды. Укучылар "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясендә, "Тылсымчы-кыш" фотоконкурсында катнашачак, фәнни-тикшеренү эшләре алып барачак һәм Халыкара урманнар көненә әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International