"Әгерҗе урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре, Лубян урман-техника көллияте вәкилләре белән берлектә, Әгерҗе муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара. Шулай итеп, белгечләр 2 нче урта мәктәп, Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче мәктәп, Әгерҗе шәһәренең 4 нче урта мәктәбе, шулай ук Иж-Буби исемендәге Иж-Буби урта мәктәбе һәм Сарсак-Омга авылының Сарсак-Омга лицее укучылары белән очрашты.
Мондый очрашулар барышында урманчылар укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук балалар Лубян урман-техника көллияте, әзерлек юнәлешләре, мәдәни-массакүләм чаралар һәм 2020 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләре турында да белде.