ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Лаеш муниципаль районында булды

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кылды. Килеп җитү белән ул муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов белән очрашты. Очрашу Лаеш шәһәре администрациясе бинасында узды. Анда шулай ук "Лаеш урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков, "Лаеш урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Руслан Газизуллин катнашты.

Очрашу барышында урман хуҗалыгын үстерү, урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча эшләр башкару, 2020 елгы янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек мәсьәләләре һ.б. каралды.

Алга таба ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Лаеш урманчылыгы" ДКУ, "Лаеш урман хуҗалыгы" ДБУ һәм "Урман янгыннары үзәге" ДБУ "2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм төзү яки 2020 елга аларны озайту" темасына багышланган җыелышларында катнашты.

Утырышта төп докладлар белән җитәкче-урманчы Валерий Изибеков һәм "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айдар Гайфуллин чыгыш ясады.

Үз чыгышында Валерий Изибеков 2019 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, урманчылык территориясендә 48 га мәйданда – урманнарны торгызу һәм үрчетү, 396 га – урман культураларын агротехник карау, 164 га – аларны эстәп утырту, 0,5 га – урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылган. Төп урман барлыкка китерүче токымнарның 120 кг орлыгы әзерләнгән һәм 560 мең стандарт утырту материалы үстерелгән. 

"Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 414 мәртәбә патруль уздырылды, административ хокук бозулар турында 23 беркетмә төзелде һәм урман законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 45 кисәтү бирелде", – дип билгеләп үтте Валерий Изибеков.

Санитар-савыктыру чаралары 295 га мәйданда башкарылган, шуларның 236 гектарында сайланма санитар кисүләр уздырылган, 51 гектарда ликвид булмаган агачлар җыелган.

Айдар Гайфуллин җыелышта катнашучыларга "Урман янгыннары үзәге" ДБУ эшчәнлеге һәм 2019 елда янгын чыгу хәтәре янаган чор нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.

Мәсәлән, узган ел урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор 15 апрельдә башланган һәм 10 октябрьдә тәмаманган, аның озынлыгы 179 көн тәшкил иткән. Бу чорда 1073 термик нокта теркәлгән (ИСДМ-Рослесхоз буенча) һәм гомуми мәйданы 354,7 га булган башка категория җирләрдә 663 янгын очрагы теркәлгән. "Урман сагы буенча турыдан-туры урман линиясенең диспетчерлык идарәсенең төбәк пунктына – 546, "ГЛОНАСС+112" БДМС буенча 610 мөрәҗәгать керде, – диде Айдар Гайфуллин. – Барлык мөрәҗәгатьләр дә план тәртибендә каралды. Гомумән алганда, янгын чыгу хәтәре янаган чорда 65 мәртәбә урыннарга чыгу оештырылды".

Шулай ук янгын чыгу хәтәре янаган чор дәвамында урманнарда җәен гомуми 30 сәгать 8 авиапатруль үткәрелгән, урман фонды территориясендә, автомобиль юллары һәм федераль һәм республика әһәмиятендәге трассалар буенда 32 яңа аншлаг һәм мәгълүмат тактасы урнаштырылган.

Утырышка урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең узган елдагы эшенә уңай бәя бирде һәм киләсе чорга бурычлар билгеләде. "Хәзер үк 2020 елгы янгын чыгу хәтәре янаган чорга ныклы әзерлек алып барырга кирәк, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Шулай ук Лаеш урманчылыгы хезмәткәрләреннән урман законнары бозылуны кисәтү, ачыклау һәм булдырмый калуны тикшереп тору эшен көчәйтү турында сорыйм. Быел урманда хокук бозуларны профилактикалауга аерым игътибар бирергә, шулай ук үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының сыйфатын арттырырга кирәк".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International