Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре 2020 елда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек алып бара

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

"Алабуга урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек алып бара. Шулай итеп, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен раслау турында" 2007 елның 30 июнендәге 417 номерлы карары нигезендә, учреждение тарафыннан урманчылыкның урман фонды янындагы территориягә ия булган, аннан файдаланучы һәм (яки) эш итүче затларга кисәтүләр бирү башланып китте. Шулай ук, гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләрен һәм чараларын җәлеп итү һәм мәгълүмат такталарын, аншлагларны һәм янгынга каршы тематикага листовкалар эшләү турында килешүләр төзү буенча да эшләр башкарыла.

2020 елда янгын чыгу хәтәре янаган чор башланганчы урманчылык хезмәткәрләре тарафыннан аренда килешүләре нигезендә файдалануга бирелгән урман кишәрлекләрен тикшерү, урман фондына җир өстендә патруль уздыру графикларын раслау, ирекле янгын дружиналары оештыру һ.б. планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International